“Дакар” җиңүе ТАССРның 100 еллыгына багышлана
Җәмгыять

“Дакар” җиңүе ТАССРның 100 еллыгына багышлана

“Дакар” раллиеның йөк машиналары классында җиде тапкыр җиңүчесе, “КамАЗ-мастер” командасы легендасы һәм аның җитәкчесе Владимир Чагин быелгы җиңүнең ТАССРның 100 еллыгына, кадерле һәм яраткан Татарстанга багышланганын әйтте.

Ул шулай ук “Дакар-2020”нең быел яңа трассада үткәрелүен билгеләп үтте.

- Яңа трассада кыенлыклар күп иде. Ләкин без аларны җиңеп чыктык, шуның белән илебез автопромының һәм спортының югары дәрәҗәдә булуын күрсәттек. Моны быел эшләү безнең өчен мөһим иде, - диде ул. – “КамАЗ-мастер” командасында биш пилот. Андрей Каргинов башта ук алдынгы позицияне яулады. Аның биш елдан соң кабат җиңү яулавына мин бик шатмын. Шунысын да әйтергә кирәк: “КамАЗ” машиналарының алгы ягына иң күренеп тора торган җиренә ТАССРның 100 еллыгы наклейкалары ябыштырылган иде. Без быел беренче урынны алуыбызга бик шатбыз. Без бу җиңүне кадерле республикабызга багышлыйбыз.


Нет комментариев