САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Чыгышлары белән Нөркәйдән булган Хәкимовалар җырларга яраталар

Яр Чаллыда яшәүче Замира Хәкимова 1 сыйныфта укый. Апасы Индира 4 сыйныфта белем ала. Кызлар бик тә җырларга яраталар икән.

Әбиләре Илһамия Кутусова Зур Нөркәй авылы мәдәният йорты директоры булып эшли. Аның музыкаль сәләтләре оныкларына да күчкән.

- Мин балалар бакчасында йөргәндә үк җырлый башладым. Миңа бу шөгылем бик ошый. “Матур җырлыйсың”, дип тә, күңелемне күтәрүчеләр бар, шуннан соң тагын да дәртләнеп җырлыйм, - диде Индира.

Кызлар Зур Нөркәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган тантанада катнаштылар һәм бик матур җырладылар, кунакларның да мәхәббәтен яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев