САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чит илдә яшәүче якташыбыз киләсе елга зур өметләр баглый

.

Миләүшә Рамазанова, чит илдә яшәүче Иске Кәшер авылы кызы:
– Быел шактый эшләр башкарылды, күптән планлаштырылган уйларымны чынга ашыра алдым. Күптән икенче эшемнән китәргә ниятләгән идем – анысы да булды, яшәүгә рөхсәтне яңарттым, укуымда соңгы семестрларымның берсен тәмамлыйм, диплом яза башладым. Ниһаять, чәчемне дә кистердем (көлә – ред.).
Шулай да, елны күп энергия белән башлаган булсам да, көчемне алучы вакыйгалар да килеп чыкты, кешеләр дә очрады. Яңа елда дәүләт имтиханнарын тапшырырга уйлыйм, дипломны уңышлы гына яклап чыгарга телим. Икенче паспорт ясатырга документларымны җибәрәм, яңа эш урыннары эзли башлыйм. Бәйрәмнәрдә дусларым белән берничә көнгә башка илгә барырга сөйләштек. Аллаһ теләсә, Яңа елны күл буенда үткәрәчәкбез. Мырауҗанны да үзем белән алачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев