Чурашта Республика көнен билгеләп үттеләр
30 август - Татарстан республикасы көне.
Татарстан – ул киеренке һәм иҗади хезмәт нәтиҗәсе, планнар һәм идеяләр тупланышы. Шуңа күрә республика көне - ул барлык күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәме. Шул уңайдан Чураш авыл китапханәсендә китап укучы балалар өчен “Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга туган телебезнең бөеклеген, күп гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуы турында аңлатылды. Шулай ук “Казаным - горурлыгым” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев