САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

чәчәкләр китердек сезгә

1989 елның 15 февралендә 9 елдан артык дәвам иткән, 14 меңнән артык солдат гомерен өзгән Әфган сугышы тәмамланды. 15 февраль көнне, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 24 ел тулу уңаеннан, Сарманның ял паркында митинг уздырылды. Әфган сугышы ветераннарын, солдат аналарын, район хакимияте вәкилләрен һәм мәктәп укучыларын берләштергән митингта чыгыш ясаучылар -...

1989 елның 15 февралендә 9 елдан артык дәвам иткән, 14 меңнән артык солдат гомерен өзгән Әфган сугышы тәмамланды.
15 февраль көнне, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 24 ел тулу уңаеннан, Сарманның ял паркында митинг уздырылды. Әфган сугышы ветераннарын, солдат аналарын, район хакимияте вәкилләрен һәм мәктәп укучыларын берләштергән митингта чыгыш ясаучылар - Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Атлас Әсмәндияров, сугышта башын салган Илшат Садыйковның әнисе - Вәсилә апа (рә-семдә) сугыш кырында һәлак булган якташларыбызны искә алдылар, ветераннарга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр. Митинг азагында солдатлар истәлегенә мемориалга чәчәкләр, такыя куелды. Әфган сугышы ветераннары, солдат аналары белән очрашу "Сарман" ресторанында чәй табыны артында дәвам итте.
Искәрмә: Көнбатыш экспертлары исәпләвенчә, СССР бу сугышта 80 миллиард доллар акча сарыф иткән. Мондый исрафчыллык илнең икътисады какшавын һәм СССРның җимерелүен тизләткән.
Әфганстанда исә бүгенге көнгәчә бик тотрыксыз вәзгыять - бертуктаусыз баручы терактлар, гади халык арасындагы корбаннар. НАТО сугышчылары тарафыннан җәберләнүче халыкның күпчелеге илләрендә Совет гаскәрләре торган дәверне иң яхшы чор дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев