САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә җыеннар үтте

Чукмарлыда һәм Петровка Заводта җыеннар зур активлык белән үтте. Чукмарлыда - башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Һадиуллин, Петровка Заводта җирлек башлыгы Зилә Хуҗина 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Җыеннарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов та катнаштылар һәм...

Чукмарлыда һәм Петровка Заводта җыеннар зур активлык белән үтте. Чукмарлыда - башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Һадиуллин, Петровка Заводта җирлек башлыгы Зилә Хуҗина 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Җыеннарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов та катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Җыенда шулай ук полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәновның да информациясе тыңланды. Ике авыл җирлегендә дә кул эшләреннән - күргәзмә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык- төлек, пешкән тәм-томнарны сату оештырылган иде. Җыелышка килүчеләр кайнар коймак белән чәй эчте. Чукмарлыда - район мәдәният йорты, Петровка Заводта авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде. Петровка Завод авыл җирлеге тормышында актив катнашканнарга Зилә Флеровна Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды.

Чукмарлы авыл җирлегендә үткән халык җыены

Петровка Завод авыл җирлегендә үткән халык җыены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев