Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрләрсез үтә
Җәмгыять

Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрләрсез үтә

.

 Районда бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтә. Бу хакта 131 нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.
 Частьтән алынган мәгълүматларга караганда, бу көннәрдә районда гадәттән тыш хәлләр, янгыннар һәм башка хәвеф-хәтәрләр булмаган. Часть хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә дә постларын калдырмыйлар, көн саен район иминлеге сагында - тәүлеклек дежурда торалар.
 Бүген, ягъни 6 ноябрь көнне синоптиклар көчле җил вәгъдә иткән иделәр. Күргәнегезчә, аларның фаразлары чынга ашты – бүген урамда көчле җил. Шуңа күрә ут-күздән, бәхетсезлек очракларыннан сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар!
 Зөлфия Шәрипова язмасы


Нет комментариев