САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйгеләрдән – җиңү белән

Мәдәният хезмәткәрләребез республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле "Татар моңы - Илһам" республика фольклор фестивалендә - дипломант исеменә, төрки халыкларның "Чатыр тауда - җыен" регионара фестивалендә - I премиягә, "Иске Казан - түгәрәк уен" Бөтенроссия фестивалендә...

Мәдәният хезмәткәрләребез республика күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" фольклор ансамбле "Татар моңы - Илһам" республика фольклор фестивалендә - дипломант исеменә, төрки халыкларның "Чатыр тауда - җыен" регионара фестивалендә - I премиягә, "Иске Казан - түгәрәк уен" Бөтенроссия фестивалендә махсус премиягә лаек булды.
Халкыбызның милли традицияләрен үстерүгә керткән зур өлеше, аның үзаңын, милләтебез җәүһәрләрен кабат халыкка кайтаруда куйган тырыш хезмәте өчен район Башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйповага Тукай һәм Азнакай районнары мәдәният бүлекләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев