Быелгы февраль Татарстанда метео күзәтүләр тарихына иң күп кар яуган ай булып кереп калды.
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" МА. Аның сүзләренчә, узган айда явым-төшем күләме рекордлы дәрәҗәгә җиткән: республика буенча уртача 40–90 мм кар яуган, бу айлык норманың 154–367 процентын тәшкил итә.
Иң күп явым-төшем көнбатыш районнарда теркәлгән. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Вязовые станциясендә — 99 мм, Арчада — 90 мм, Казанда — 89 мм, ә Лаешта 82 мм кар яуган. Бу күрсәткечләр нормадан ике-өч тапкырга күбрәк.
Тулаем алганда, кышның барлык айлары да явым-төшемгә бай булды. Декабрьдә норманың 75–160 проценты, гыйнварда 128–222 проценты яуган иде. Шулай итеп, февральдәге рекорд кышның карлы циклын төгәлләп куйды.
Нет комментариев