Җәмгыять

Быел талпаннардан 10 меңнән артык татарстанлы зыян күргән

Быелгы сезонда Татарстанда талпаннардан 10 738 кеше зыян күргән. Бу күрсәткеч узган елгы белән чагыштырганда 18%-ка кимрәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган пресс-конференциядә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Республика буенча талпан тешләү очраклары кимесә дә, белгечләр аларның зарарлану дәрәҗәсе артуын билгеләп үтә. Бүген боррелиоз белән талпаннарның зарарлануы 14% тәшкил итә, ә узган ел бу күрсәткеч нибары 9% иде.

 


Нет комментариев