Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Буралы Чишмәдән Миргаҗәм Әхмәтбаев 95 яшендә дә бакчасында казына

Без, Буралы Чишмә авылына кереп, тыл һәм хезмәт ветераны Миргаҗәм абый яшәгән йортка якынайганда, капка төбендә гармун тавышлары ишетелә иде инде. Улына кушылып, ветеран да моңланды: «...Кырык эшең кырык якка ташлап, Чыгарсыңмы каршы алырга?»

Әйе, 95 яшен тутырган Әхмәтбаев Миргаҗәм Сәхәбетдин улы кунакларны җырлап каршы алды.

– Җырларга кушсаң, җырлармын

Берне түгел, икене.

Җырламас идем икене,

Сез, туганнар, сөйкемле, – дип, үзен олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Хөснуллинга кулын сузды.

– Молодец, Миргаҗәм абый, яшәү дәртең сүрелмәсен. Озак еллар сәламәт булып, кадерхөрмәттә гомер ит, – диде Фәрит Мөнәвир улы, матур теләкләрен юллап, һәм юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм күчтәнәчләрен һәм шәхсән үз исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлек бүләкләре тапшырды.

Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Галиева да Миргаҗәм абыйга сихәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш теләделәр. Җирлек һәм район Советы депутаты буларак, мин дә тәбрикләдем.

Миргаҗәм абый бүгенге көндә яшәгән нигезендә туган, тик йортны гына икенчене салган. Алар алты бала үскәннәр, ә ул өченчесе булган. Бүгенге көндә энесе Фәррахетдин – Удмуртиядә, тагын бер энесе Галләметдин Чаллыда яшиләр. Абыйсы Мисбах Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әтиләре Сәхәбетдин сугыш елларында авыл Советы, колхоз рәисе булып эшләгән.

– Сугыш башлангач, ирләрне күпләп яуга озаттылар. Авылның ярты мужигы сугыш кырында ятып калды. Эшләргә кеше калмады, шуңа, җиденчене бетергәч, эшкә чыктым. Кечкенәдән басуда сабан сөреп, чәчү чәчеп йөрдек. Урман кисәргә йөрмәсәк тә, 12 яшьтән ферма сарыкларын көттем. Бервакыт йоклап киткәнмен. Уянып китсәм, сарыклар юк. Тегендә йөгерәм, монда чабам, бер җирдә дә күренмиләр. Шуннан ныклап эзләргә тотындым. Юлда бер урыс малае очрады. Аннан сорар идем, русча белмим, ә теге татарча аңламый. Бәрәнбәрән, ди торгач, аңлады булса кирәк. Көч-хәл белән, Кәске авылыннан эзләп таптым. Яр буена күләгәгә кунаклаганнар иде. 160лап баш сарык бит әле ул, колхозныкы, – дип искә алды сарык көткән чакларын Миргаҗәм абый.

Гомере буе бер күзе күрми аның. 6-7 яшьләр чамасында кызамык белән чирләгән булган, дөрес дәваламаган аркасында, шулай калган. Әнисе малаеның эренле күзен юган да юган, ә аңа су тигезергә ярамаган.

Элек бит, бала тугач та, эшкә чыкканнар. Әниләре урак урганда, балалары бишектә яткан. Таһира апа да гомере буе колхозда эшләгән. Ул 83 яшькә кадәр яшәгән. “Ачлык вакытларында безне үлән коткарды”, – дип искә ала ветеран. Колхоз рәисе әтиләре бик таләпчән кеше булган.

– Фәррахетдин абый: “Бөтенесе борчак куырып ашап йөриләр, кесәләре тулы булыр иде, ә безнең әткәй бер бөртеккә дә рөхсәт бирмәде. Нәрсәдер алып кайтсак, урынына кире илтеп куйдыра иде. Бодайны базда уклау белән изеп, он ясап ашый идек”, – дип сөйли иде. Безнең ике бабай да колхоз рәисе булганнар. Әнинең әтисе Имаметдин бабай да җитәкче булып эшләгән. Үзләренең исемнәренә тап төшермәгәннәр алар. Бик гадел, дөрес кешеләр булганнар. Сәхәбетдин бабай хәтта колхозга сыерын илтеп биргән, – дип сүзгә кушылды Миргаҗәм абыйның улы Сирин.

Миргаҗәм абый, мөгаен, әтисенә охшагандыр. Аны да таләпчән, төгәл, әмма гадел, диләр авылдашлары. Ул, кулыннан килгәнчә, башкаларга ярдәм итәргә тырышып яши. Башта сарыклар көткән Миргаҗәм абый, Куйбышевта 6 ай тракторчылар курсында укыганнан соң, техникага утыра. 40 ел тракторда эшли ул. Шуның 20 елын – ДТда, калганын чылбырлы тракторда йөри. Җирен дә сөрә, тырмалый да. Тырышлыгын, җитдилеген күреп, депутат итеп тә сайлаганнар үзен. Ат асрап яшәгән ул. Аның эштән кайтуын күршеләре дә көтеп ала торган булганнар. Шул ат белән ярты авылның бакчасын тырмалый, бәрәңгесен утырта ул.

Гаиләсе, өйләнгән чорлары турында сүз кергәч:

– Мин бит Әнисәне урлап алып кайттым. Аның белән авылда таныштык. Гайнетдин абыйсы безнең бакча башында гына буровойда эшли иде. Әнисә, абыйсы янына кунакка килеп, ике көн кунып китте. Ул Анактан иде. Беркөнне мин кыз янына авылына бардым. Тик ул Колмәткә кунакка киткән булып чыкты. Колхоз рәисеннән кошевкасы белән бергә яхшы атын сорап алган идем, ниятем кызны алып кайту иде. Шулай итеп, артыннан Колмәткә киттек. Үзебез белән Анактан бер егетне дә алдык. Ул кызның кайда икәнен белә иде. Аны кызны алып чыгарга дип кертеп җибәрдек. Ул: “Әнисә апа, сине алырга килдем. Әниең авырып китте, урын өстендә ята, әйдә, тизрәк”, – дигән. Кыз, елый-елый, тиз генә киенгән. Мин айгырны саклап калган идем. Без туктаган йорт янына егермеләп егет җыелды, янәсе, кызны җибәрмиләр. Кызны утыртып алып киттек. Анакка җиткәч, кызга дөресен әйттем, миңа чыгарга риза булмасаң, урлап китәм, дидем. Керсәң, әтиең-әниең риза булмаслар, дидем. Әнисә риза булды. Килен кайтасын өйдәгеләр дә белмәделәр. Икенче көнне, ат җигеп, Әнисәнең әйберләрен алып килергә бер кызны җибәрдек. Анакка барып кергән бу, хәлне аңлаткан. Икеөч көннән әтисе килгән иде, кызын сүгеп тә караган, тик аннан ризалык биргән инде, – дип, яшьлек елларына да кайтып килде Миргаҗәм абый.

Әнисә апа белән 21 ел бик тату гомер итәләр алар. Бер-бер артлы уллары Азат, Ләззәт, Сирин туа, аннан кызлары Рәмзия дөньяга аваз сала. Тик икенче улларының гына гомере кыска була. Ул беләгенә сызылган манту прививкасыннан үлеп китә. Әнисә апа үзе дә 1977 елда, каны агуланып, бакыйлыкка күчә.

Балаларны аякка бастырырга, башлы-күзле итәргә кирәк, аннан йортка хатын-кыз җылысы да җитми, дип, Миргаҗәм абый кабат өйләнә.

– Әтинең кызлар урлау тәҗрибәсе булгач, икенче әнине дә урлап алып кайтты ул. Анысы Колмәттән иде. Барып, капка төбендә утырган өч кызның берсен алып кайткан әткәй. Без аны Нурдидә әни дип үстек. Иске Минзәләбашта сыер савучы булып эшләгән. Ул вакытта Таһира әби исән-сау иде әле, бергә сигез ел яшәделәр алар. Әнине алып кайтасы көнне әткәй мине тавыклар алырга Чаллыга җибәрде. Кайтканда, чатта төшеп калдым. Җәяү кайтып киләм шулай. Каршыга Зәйтүнә апа йөгереп чыкты да: “Сирин, синең әтиең өйләнде бит. Кайтып керү белән, “Исәнме, әни”, дип дәш, алайса, ярамас”, – диде. Аның бер улы бар һәм ул армиядә иде. Гөлүс абый, армиядән кайткач, безнең янга килде, аның белән дә таныштык, дус яшәдек. Барыбызны да Нурдидә әни башлы-күзле итте. Ә әткәй бик җитди, таләпчән булды, – дип сүзгә кушылды улы Сирин.

Нурдидә апа белән 32 ел яши Миргаҗәм абый. Гомер буе хезмәттән кайтып кермәгән гаилә башлыгы, лаеклы ялга чыккач, эштән туктый.

– Әле эшләр иде. Нурдидә әнинең кулы сынды ул елны. Без читтә бит инде, кайтып, ярдәм итә алмыйбыз. Малларны карарга кирәк булды. Сыер саварга, кышлау үгезне, сарыкларны карарга кирәк. Тавыкчебеше, каз-үрдәге күп иде, – диде улы.

Озак вакытлар тракторсыз тормышына күнегә алмый әле Миргаҗәм абый. Капка төбенә чыккан саен, каршысыннан трактор узып китсә, аның күзләре яшьләнә торган була.

Бүгенге көндә дә тик утыра белми ул. Бакчасын карый, капка төбенә утырткан наратларын тәрбияли. Ә кыш көннәрендә яраткан шөгыле – кар көрәү. Юкка гына, җирлек башлыгы Рөстәм Фәрит улы: «Миргаҗәм абый, көрәгең тузмасын», – дип теләмәде инде аңа.

Балалары тыймый да, хәрәкәтләнсен, диләр. Озак яшәүнең серен дә хезмәттә күрә ул. Аннан авылдашларының рәхмәте дә гомерле иткәндер, мөгаен. Ярдәм сорап килгән беркемне дә кире бормый: тракторы белән дә, аты белән дә ярдәм итә торган була. Атын хәзер дә сагына әле ул. –

Миргаҗәм абыйның һәрвакыт дәрәҗәсе булды. Ул – хәзер дә алдынгы карашлы кеше, ярдәмчел, кешелекле, – дип мактады ветераннар башлыгы Әлфия апа.

Нурдидә апа 79 яшендә үпкә авыруыннан вафат булган. Миргаҗәм абый туган йортында берүзе гомер кичерә. Хәер, балалары, оныклары еш кайтып йөриләр, янында яшәп, тәрбияләп торалар. “Хәрәкәт иткән кеше картаймый”, – дип кабатлады ул, озак яшәүнең серен хезмәттә күреп. Җырны юлдаш итеп яши. Улы Сирин кулына гармун алуга, ул да түзми, моңлы җырын суза. Килене Фәридә апа да бик хөрмәт итә Миргаҗәм абыйны. Каенәткәсенең юбилее уңаеннан, мул итеп бәйрәм табыны әзерләгән иде. Килен бием туфрагыннан яралган, дигәннәре бу гаиләгә дә хас сыйфат, күрәсең. Йортта җылылык хөкем сөрә.

– Бөтен баласын пенсиягә чыгарып бетерде инде. Аллаһка шөкер, тормышларыбыз әйбәт. Тырышканда, үз теләгеңә ирешергә була, дип уйлыйм мин. Аннан безнең әткәй тәмәке тартмады, спиртлы эчемлекләрне үз итмәде, – диде үзе дә 42 ел автобуста эшләгән, вахта йөрткән улы һәм шигырь юлларына күчте:

“Яшик әле, яшик матур итеп,

Истән чыгармыйча гомерләрнең мизгел икәнен...”.

– Вахта йөрткәндә, эшчеләрне көтеп утырырга туры килә иде бит. Шул арада шигырьләр ятладым. Туганнар арасында бәйрәмнәр үткәргәндә, хәзер дә бик ярап куялар. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел түгел иде. Автобуста утыз кеше утыра икән, димәк, 30 төрле холык. Кемгәдер кызу, кайсына салкын, берсенә җил өрә, икенчесенә тәрәзә ачарга кирәк, өченчесе туңа... Берсе, кызу барасың, ди, икенчесенә әкрен кирәк. Шулай да, Аллаһка шөкер, уртак тел табып эшләдек. Хезмәтемне яратып башкардым, – диде җор телле, юмор хисле гармунчы райондашыбыз.

Балалар, биш онык һәм биш оныкчык та кайтса, Миргаҗәм абый яшәгән йортта бәйрәм башлана. Ишегалдындагы чирәмдә тәгәрәп тә, йөгереп тә уйнарга була. Ихатасы иркен, киң аның. Бакчасы тулы мул уңыш бирүче җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Ә аннан туганнарына, дусларына, авылдашларына да өлеш чыгаралар. Киң күңелле, ачык йөзле, гади һәм кунакчыл хуҗалар белән кабат-кабат очрашасы гына килә. Насыйп итсен. 100 яшеңне дә бергәләп бәйрәм итәргә язсын, Миргаҗәм абый, күңелең дә, йөзең дә картаймасын, сәламәт бул.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев