САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булдырасың, Рафил!

Газета укучылар хәтерләсә, без Сабантуйга багышланган санда аграр көллиятнең икенче курс укучысы Ахунов Рафил Рифгать улының Алексеевскийда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының республика олимпиадасында катнашып, «Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты» номинациясендә җиңү яулавы турында язган идек. Җиңүче Дипломы белән бергә аңа Казан Дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә укырга керү...

Газета укучылар хәтерләсә, без Сабантуйга багышланган санда аграр көллиятнең икенче курс укучысы Ахунов Рафил Рифгать улының Алексеевскийда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының республика олимпиадасында катнашып, «Авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты» номинациясендә җиңү яулавы турында язган идек. Җиңүче Дипломы белән бергә аңа Казан Дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә укырга керү өчен сертификат та тапшырылган иде.

Янурыс авылы егете Рафил инде көллиятнең өченче курсында укый. Шушы көннәрдә аңа Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе бирелү турында сертификат тапшырылды. Ул яхшы укучы һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче сәләтле яшьләргә бирелә. «Рафил Алексеевскийда хәтта икенче урынны алучыдан бик зур өстенлек белән җиңү яулаган иде, - ди аның группа җитәкчесе Асия Хәбибуллина. - Ул бик тәртипле, яхшы укый, оештыру сәләтенә ия, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. «Жасмин» бию ансамблендә чыгыш ясап, «Йолдызлык» - «Созвездие» фестивалендә икенче урынны алдылар. Без аның уңышларына бик шатбыз».
Ә ул уңышларга Рафилның әти-әнисе - Хәмдия һәм Рифгать Ахуновлар ничек шат булуларын үзләре генә беләдер. Рафил укуын аграр университетта дәвам итәчәген, укытучылары, мастерларына рәхмәтле булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев