САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Клара Булатовага 90 яшь тулган булыр иде

Бүген – 18 март көнне, исән булса, Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе, педагог һәм журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм башка мәртәбәле бүләкләр һәм исемнәр иясе Клара Булатовага 90 яшь тулган булыр иде.

Клара апа районыбызның Татар Карамалысы авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, гомерен укытучылык эшенә багышлый, хезмәт юлын Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбендә башлый, 40 елдан артык балалар укыта. 1991 елдан башлап, ун ел Әлмәт шәһәрендә «Луч» телеканалында атналык «Җомга» әдәби-музыкаль программасын алып бара. Шул ук вакытта актив иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның дистәләрчә китаплары бастырыла, бик күп шигырьләренә көйләр языла. 2025 елның 29 апрелендә арабыздан китеп бара. 

Яраткан шагыйрәбезнең тууына 90 ел тулу уңаеннан районда искә алу кичәләре һәм башка күп төрле чаралар уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев