Буа районында яшәүче ир-ат яралы карчыганы коткарган
Буа районында яшәүче бер игелекле кеше аучы кошны бәладә калдырмаган.
Ул үзенең хуҗалык территориясендә бүдәнә карчыгасын (ястреб-перепелятник) күреп алган: кош үләндә сикергәләп йөргән, әмма оча алмаган.

Ул кошны калдырып китмәгән, аны сак кына тотып, үзлегеннән белгечләргә илткән. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре кошны караган вакытта аның канаты җәрәхәтләнгәнен ачыклаган.
Хәзерге вакытта коткарылган карчыга Яшел Үзән районындагы реабилитация үзәгендә тотыла. Белгечләр кошны аякка бастыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Яралары төзәлеп бетү белән, аны кабат табигатькә җибәрәчәкләр.

Фотолар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев