Бу атнада Татарстанга -28 градуска кадәр салкыннар киләчәк
Татарстанда, шул исәптән Сарман районында яшәүчеләрне бу атнада кискен суыту көтә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбе, 24 декабрьдә, төнлә термометр баганалары -23...-28 градуска кадәр төшәчәк. Көндез бераз җылырак булыр, ләкин шулай ук каты салкын: -16...-21.
Салкыннар сишәмбе, 23 декабрьдә, башлана. Төнлә температура -3...-8, ә кичен термометр баганасы -14 кә кадәр төшәчәк. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Җил – төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев