САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борис Игнатьевич юбилеен балалары янәшәсендә каршылый

.

Александровка авылында яшәүче Филатов Борис Игнатьевич бүген – 12 августта гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
 Тыл хезмәтчәне Борис Игнатьевич шушы авылда туып-үсә, 14 яшьтән тимерче булып эшли башый, 17 яше тулгач, шофер һөнәрен үзләштерә һәм лаеклы ялга чыкканчы “Карамалы” совхозында шофер булып хезмәт куя.
 - Төгәл, пөхтә, кешелекле, игелекле, - диләр аның хакында авылдашлары.
 Борис Игнатьевичны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай ук тәбрикләү сүзләрен Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәре Тәбрия Миннебаева, җирлек ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова җиткерделәр, якыннары тәбрикләделәр. 
 Борис Игнатьевич хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев