Бөек Ватан сугышы ветераннарына – 100әр мең: Татарстанда яңа түләүләр каралган
2026 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан гражданнарның аерым төркемнәренә бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды, дип яза «Татар-информ» МА.
Түләү күләме 100 мең сум итеп билгеләнгән. Акчаны Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук «Ветераннар турында» федераль законда санап үтелгән башка ветераннар алачак.
Указда әйтелгәнчә, бу чара Татарстанда даими яшәүче сугыш ветераннарына өстәмә социаль ярдәм күрсәтү максатыннан кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев