Бүген Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясалды
Җәмгыять

Бүген Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясалды

Бүген Яшьләр көне уңаеннан республика һәм район җитәкчелеге Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясады – спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Алар чарада катнашучы укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, сау-сәламәт булып үсүләрен, спорт мәйданчыгының аларның яраткан урынына әверелүен теләделәр. Фәрит Мөнәвирович мәйданчыкта төзүдә тырыш хезмәт куючыларга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды. Ә баскетбол сеткасына беренче тупны ату хокукы Алмаз Мингуловка бирелде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев