Сарман сәнгать мәктәбендә опекунлыкка алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды
Әлеге бәйрәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова инициативасы буенча оештырылды. Бәйрәмне оештыруда Башкарма комитетның балигъ булмаган яшүсмерләрне опекунлык һәм попечительлеккә алу буенча бүлеге баш белгече Зәния Вафина да зур өлеш керткән. Индира Сәхипова барлык балаларны, аларның әти -әниләрен район башлыгы Фәрит...
Әлеге бәйрәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова инициативасы буенча оештырылды. Бәйрәмне оештыруда Башкарма комитетның балигъ булмаган яшүсмерләрне опекунлык һәм попечительлеккә алу буенча бүлеге баш белгече Зәния Вафина да зур өлеш керткән.
Индира Сәхипова барлык балаларны, аларның әти -әниләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Яңа ел белән котлады.
Бәйрәм бик күңелле узды: балалар биеделәр, Кар Кызы белән уеннар уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бик күп бүләкләр алдылар.
Кунакка килгән Кыш Бабай, Кар Кызы, Аю һәм клоун да тик тормадылар: җырладылар, биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев