САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең өлеш тә бар

Җәлил поселогы елдан-ел төзекләнә, матурлана. Узган елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында катнашып, поселок җирлеге поселокның архитектура йөзен камилләштерү буенча актив эшләгәне өчен дипломга лаек булды. Бу уңышларда торак милекчеләре ширкәтләренең дә өлеше бар. «Җәлилче» торак милекчеләре ширкәте унбер йортны берләштерә. Биредә яшәүчеләр элек фатирларның ягу сезонында салкын...

Җәлил поселогы елдан-ел төзекләнә, матурлана. Узган елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында катнашып, поселок җирлеге поселокның архитектура йөзен камилләштерү буенча актив эшләгәне өчен дипломга лаек булды. Бу уңышларда торак милекчеләре ширкәтләренең дә өлеше бар.
«Җәлилче» торак милекчеләре ширкәте унбер йортны берләштерә. Биредә яшәүчеләр элек фатирларның ягу сезонында салкын булуына, салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителешнең начарлыгына, ишек алларында юлларның юньле булмавына зарланалар иде. Хәзер мондый сүзләр ишетелми дисәк, арттыру булмас. Җәлил урамының 1, 3, 5, 7 нче һәм Лесная урамының 17, 21 нче йортлары республика программасына кертелеп, ишек аллары асфальтланды. Тугыз йорт капиталь ремонт программасы буенча ремонтланды. Кайбер йортларда коммуникацияләр тулысынча, кайберләрендә өлешчә алыштырылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Район башлыгы Н.Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе Л.Нуртдинов эшләрнең барышын, акчаларның максатчан файдалануын даими контрольдә тоталар. Аларга, шулай ук поселок җирлеге башлыгы И.Вафинга, башкарма комитет белгечләренә поселокның төзеклеге, уңайлылыгы турында кайгыртулары өчен, без зур рәхмәтле. Йортлар, балалар мәйданчыклары, юллар алга таба да төзекләндереләчәкләр дип ышанабыз һәм үзебез дә, көчебездән килгәнчә, бу эшләрдә катнашачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев