Без дә кичә Болгар җыенына барып кайттык. Искиткеч матур, борынгы манаралар, мәчетләр!
Мин Болгарга егерме биш еллар элек барган идем. Ул вакытта мәктәптә генә укый идек, безне Чаллыдан абыйлы-энеле Кашаповлар алып барганнары истә. Ул көндә дә җыен булган иде. Әле Ак мәчет тә юк , бүтән төзелешләр дә башланган гына иде. Кайсы берләренең нигезе генә бар иде, ә хәзер шулардан зур-зур корылмалар пәйда булган. Искиткеч үзгәрешләр!
Нет комментариев