САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер картлыкта, бер яшьлектә

Һәр туган көнгә куанып, заман белән бергә атларга тырышучы өлкәннәр хакында халык әнә шулай ди. Безнең Сарман авылы ветераннары да һәр атнаның сишәмбе көнендә чаңгы базасына баруны традициягә кертте. Кыш көннәрендә бер ишләребез чаңгыга басса, икенче берләребез тренажер залында шөгыльләнә. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез, дөнья хәлләре хакында гәп куертабыз. Спорт...

Һәр туган көнгә куанып, заман белән бергә атларга тырышучы өлкәннәр хакында халык әнә шулай ди.
Безнең Сарман авылы ветераннары да һәр атнаның сишәмбе көнендә чаңгы базасына баруны традициягә кертте. Кыш көннәрендә бер ишләребез чаңгыга басса, икенче берләребез тренажер залында шөгыльләнә. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез, дөнья хәлләре хакында гәп куертабыз. Спорт белән шөгыльләнгән кеше авырлыкларга бирешми. Юкка гына, сәламәт тәндә - сәламәт акыл, димиләр. Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Спорт белән сәламәтлек
Атлыйлар гел янәшә.
Җәен - урман, кышын чаңгы
Юллары безгә дәшә.
Мин башкаларны да чаңгы базасына чакырам һәм барлык өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, бәхет, тормыш юлларының гел җиңелдән булуын телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X