САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Батырлык атнасы

Яшь буында туган илгә мәхәббәт, тугрылык, гражданлык бурычын үтәүгә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү максатыннан, 18-23 нче февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегендә "Батырлык атнасы" үткәрелде. Ул 18 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбенең актлар залында 8-11 нче класс укучыларының милиция ветераны - отставкадагы подполковник Рафис Сафин һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы...

Яшь буында туган илгә мәхәббәт, тугрылык, гражданлык бурычын үтәүгә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү максатыннан, 18-23 нче февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегендә "Батырлык атнасы" үткәрелде.
Ул 18 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбенең актлар залында 8-11 нче класс укучыларының милиция ветераны - отставкадагы подполковник Рафис Сафин һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы - участок уполномоченные Фәнис Әюпов белән очрашуларыннан башланды. Очрашу барышында алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, һәр кешенең ватан алдындагы бурычларын үтәргә тиешлекләре турында искәрттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Бүлек начальнигы ярдәмчесе эчке хезмәт подполковнигы Рәсим Нуретдинов укучыларны полициядә хезмәт итүнең үзенчәлекләре, юридик уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә куела торган шартлар белән таныштырды. Ә 19 нчы февраль көнне район эчке эшләр бүлегендә 6-8 нче класс укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Ул, традиция буларак, һәр елны Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырыла һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, алар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә юнәлдерелә. Шушы атнада Сарман гимназиясендә милиция ветераны отставкадагы подполковник Вильям Александров һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Миргаяз Насыйбуллин, Рәсим Нуретдинов белән очрашу да укучылар күңеленә кереп калды.
Бүлектә ветераннарга да тиешле хөрмәт күрсәтелә. Туган көнендә - 23 нче февральдә бүлек җитәкчесе Ленар Хәйруллин, 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, милиция ветераны отставкадагы подполковник Ирек Латыйповка истәлекле бүләк тапшырды. Бүлекнең ветераннар советы рәисе Әбелкәрам Шакиров бүлек хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ә тантаналы җыелыштан соң спорт бәйрәме башланды, хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшебез милиция подполковнигы Наил Биктимеров истәлегенә волейбол турниры үткәрелде. Турнир ачылу тантанасына аның якыннары һәм дуслары да чакырылды. Бүлек командалары шулай ук ату, аркан тарту, гер күтәрү буенча да көч сынаштылар. Командалар беренчелегендә Җәлил полиция бүлекчәсе җиңү яулады, һәм аңа төп приз - күчмә кубок тапшырылды. Ә 2 нче урынга - ведомствоара саклык, 3 нче урынга ЮХИДИ бүлекчәсе лаек булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев