САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкалада Сарман керәшеннәре мәдәнияте айлыгы бара

Башкалабыз Казанда эшләп килүче “Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе 2021 елдан бирле уңышлы рәвештә керәшен мәдәнияте айлыкларын үткәреп килә.

1 ноябрьдән «Җакын дуслар җыелышкач» дигән исем астында Сарман районы керәшеннәре мәдәнияте айлыгы башланды.

Айлык кысаларында керәшеннәрнең тормыш-көнкүреше һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр, керәшеннәрнең күренекле шәхесләре белән очрашулар, “Иганә” һәм “Айбагыр” халык фольклор коллективлары, районның керәшен авыллары тарихы, юкка чыккан керәшен авыллары белән танышу, керәшен биюләре, милли ашлары буенча мастер-класслар үткәрү һәм башка чаралар планлаштырылган. Айлык 28 ноябрь көнне Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Җакын дуслар җыелышкач» дип исемләнгән бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев