САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтамактан Фердинанд Габдрахманов урманда узган Яңа ел истәлекләре белән уртаклаша

.

- Яңа елны урманда каршы алу идеясе бик күптәннән туган иде. 2017 елда шул хыялым чынга ашты. Без, дуслар белән, беренче тапкыр урман алачыгында бәйрәм итәргә булдык. Ул елны 31 декабрь көнне бик суык булды. Кар салган иде, иң элек юлларны ачтырдык. Анда машиналар батып калды, аларны тартып чыгарырга туры килде. Кыенлыклар белән булса да, максатыбызга ирештек. Шуннан соң берничә ел рәттән Яңа елны урманда каршыладык. Әзерлек иртәдән үк башлана иде. Генераторлар урнаштырып, ут ялгап, телевизор көйли идек. Гадәттәгечә, мин Кыш бабай ролен башкарам, балаларга бүләкләр өләшәм. Төрле уеннар уйныйбыз, түгәрәккә басып, чыршы тирәли әйләнәбез, җырлар җырлыйбыз, биибез. Кыскасы, бик күңелле узды бәйрәмнәр. Аның матурлыгын, рәхәтлеген шунда булган кеше генә беләдер. Шундый рәхәт, саф һавада, җемҗем итеп, төрле төсле утлар яна, әкият дөньясындагы кебек. Сәгать уклары уникегә җиткәч, телевизордан Президентыбызның Яңа ел котлавын тыңлыйбыз, теләкләр теләшәбез. Умарталыкта да үткәрергә туры килде. Ул да табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Быел башка планнарыбыз бар.

Хәзер дә Кыш бабай ролен үтәргә туры килә. Машинага утырып чыгып китеп, урамда да котлап йөрим. Бер елны Азнакайга баҗайларны котларга бардык. Светофорда торганда, янга бер егет белән кыз утырган машина килеп туктады. Мин Кыш бабай киеменнән машинадан чыктым да, аларны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр бирдем. И, сөенгәннәр иде яшьләр, үземә дә күңелгә рәхәт булды. Чаллыда да шулай котларга туры килгәләде. Оныкларны котларга баргач, тукталышларда бәйрәм ясап йөрергә туры килә иде. Кыш бабайның капчыгын бервакытта да буш йөртмәдем. Матур гадәт буенча, Мортыштамак мәктәбе бозлыгында хоккей ярышлары үткәрәбез. Быел гына, кар соң яву сәбәпле, боз ясап өлгереп булмады. Шугалакка да Кыш бабай килә, балаларга тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр тарата.

Яңа ел барыбызга да күңел тынычлыгы, ныклы саулык алып килсен. Ил-көннәребез имин булсын!       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев