САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Балкыш»та катнашучыларны депутат тәбрикләде +ВИДЕО

Бүген район мәдәният йортында «Балкыш» VIII республикакүләм фестиваль-бәйгесенең муниципаль туры үтте.

Бәйгедә катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Соңыннан сүз Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаровка бирелде. 
— Минем белүемчә, районда «Балкыш» фестивален үткәрү матур традициягә әйләнгән. Беренче чыгышыгызны карауга ук, күңелдә, үзешчәннәр түгел, сәнгать осталары чыгыш ясый, дигән фикер туды. Икенчедән, ветераннарга рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларга карата мөнәсәбәтебез яшь буын өчен тәрбия чарасы булырга тиеш. Чөнки өлкәннәргә мөнәсәбәтең нинди, сиңа карата да шундый ук караш булачак. Өлкәннәр — районыбызның, илебезнең үсеше, чәчәк атуы өчен зур тырышлык куйган буын. Рәхмәт сезгә, — диде ул, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләп. Бер уңайдан хатын-кызларга да 8 Март уңаеннан матур теләкләрен җиткерде.

Фәрит Мөнәвирович белән Азат Фердинандович район тормышында актив катнашучы өлкәннәрне дә бүләкләп үттеләр. Соңыннан сәхнә үзешчән сәнгать осталарына бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев