САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны сөендердегез

"2011-2012 нче елларга Татарстан балалары" дигән озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру йөзеннән, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аерым игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен бер атналык заезд оештырды. Ә июнь ахырында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларны озатучы затлар өчен ике атналык заезд оештырылды. Анда 15 бала ял итте....

"2011-2012 нче елларга Татарстан балалары" дигән озак сроклы максатчан программаны тормышка ашыру йөзеннән, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аерым игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен бер атналык заезд оештырды.
Ә июнь ахырында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларны озатучы затлар өчен ике атналык заезд оештырылды. Анда 15 бала ял итте. Алар өчен комплекслы реабилитация: физиотерапия, массаж, психологлар белән шөгыльләр, сәламәтләндергеч һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Мөмкинлекләре чикле балаларга, беренче чиратта, аралашу, эмоциональ ярдәм кирәк. Өлкән иптәшләре буларак, ирекле үзәк волонтерлары балаларга үзләренең мөһимлекләрен тоярга һәм аралашу тәҗрибәсе алырга ярдәм иттеләр. Һәр волонтер патронажга бер бала алды һәм ул аның белән ел дәвамында эшләячәк. Заезд вакытында волонтерлар балалар белән үстерешле шөгыльләр, әңгәмәләр, саф һавада уеннар үткәрделәр, төрле акция һәм чараларда катнаштылар. Болар барысы да балалар сәламәтлегендә һәм үсешендә уңай чагылыш тапты.
Авыр тормыш хәлендә калган, гаилә һәм балаларга ярдәм бүлегендә патронатта торучы гаилә балалары да каникулларының бер өлешен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр. "Шәфкать" үзәге 35 бала өчен бер атналык максатчан заезд оештырды. Аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, хокук бозуларны, яман гадәтләрне кисәтүгә, тормыш кыйммәтләре турындагы төшенчәләрне формалаштыруга, аралашу күнекмәләрен булдыруга юнәлтелде.
Үзәк белгечләре төрле үстерешле һәм мавыктыргыч чаралар үткәрделәр. Болар - "Могҗизалар кыры", "Җәйнең күңелле сукмаклары буйлап" дигән спорт эстафетасы, "Сәламәтлек иленә сәяхәт" уены, балалар рәсемнәре конкурсы, курчак театры, "Дан минуты" иҗат концерты, "Спортландиягә сәяхәт", кинога поход һәм башкалар. Туган як музеена бару да балалар өчен кызыклы булды. Алар анда күп мәгълүмат алдылар, туган як тарихы турында күп яңалыклар белделәр.
Шулай итеп, балалар ял итеп кенә калмадылар, аларга үз сәләтләрен күрсәтү, бүләкләр алу мөмкинлеге дә бирелде. Ә заездның соңгы көнендә балаларга татлы күчтәнәчләр пакеты тапшырылды. Үзәк хезмәткәрләренең ягымлы, җылы мөнәсәбәте һәр бала күңелендә җылы тәэсир, үз-үзенә ышаныч хисе калдырды. "Сарман" кинотеатры, музей коллективларына балаларга карата кайгыртучанлыклары, мәрхәмәтле булулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Матди ярдәмнәре, балалар хакындагы кайгыртучанлыклары өчен, район башкарма комитетына, комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхиповага да чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев