САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балагыз нәрсә ясый?

Балагызның күңелендә ни барын беләсегез киләме?

Кулына карандаш алган чагында гаиләгезне ясарга кушыгыз. Кемне ничек ясарга икәнлеген аңлатмагыз, ачыкламагыз. Бары тик тыныч кына күзәтегез, бәлки, шушы мизгелдә яңа ачышлар ясарсыз. Беренче чиратта, үзен ясаган булса, бу әле баланың эгоистлыгы турында сөйләми. Шулай булырга тиеш тә. Бала бит үз дөньясын ясый һәм андагы төп тылсымчы да ул. Аның өчен кем мөһимрәк, үзеннән соң ул шуны ясаячак. Соңгы чиратта рәсемгә эт яки мәче төшерелә. Әгәр хайваннар икенче булып ясалса, димәк, бала үзен ялгыз хис итә. Берәр гаилә әгъзасы онытылып калса, бу да борчылырга сәбәп. Димәк, ул әгъза бала күңеленә хуш килеп бетми. Бәлки, сабыйның үпкәсе бардыр, шул рәвешле үч алуыдыр. Әгәр рәсемдәге гаилә әгъзалары җитәкләшеп тора икән, димәк, бала гаиләнең җылысын тоя, аңа булган мәхәббәткә инанган. Бер-берсе белән әз аралашкан ата-ананы бала, гадәттә, дәфтәр битенең төрле почмакларына, аерым тәрәзәләр эченә ясый, линияләр белән бүлеп куя. Күп очракта эне-сеңелләр дә башкалардан ераккарак урнаша. Әгәр алар нык кечкенә итеп ясалган икән, бу баланың көнләшүен, ата-ана игътибары өчен көрәшүен күрсәтә. Ә колакка кадәр җиткән елмаю, чәчәк һәм тасма, шар, күбәләк - болар баланың тормышыннан канәгать булуын дәлилли. Гәүдәнең берәр өлеше булмау шулай ук шикләндерә. Туганнарның озын куллы итеп ясалуы да тикмәгә түгел. Бала бу кешенең аны җәзалавыннан, сугуыннан курка. Әтисе еш кына сабыйны сүксә, бала аңа авыз ясарга «онытырга» мөмкин. Зур, симез аяклар да гаиләдәге киеренкелек, нигезне ныгыту теләге ту¬рында сөйли. Балага бу тормышта рәхәт булмаса, ул зур бармаклы, куллары төрле якка караган куркыныч кешеләр ясый.

«Акчарлак» календареннән.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев