САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азат Кадыров: студентлар берләшмәсе — Татарстанның яшьләр сәясәте терәге

Студентлар һәрвакыт җәмгыятьнең актив өлеше булды һәм яшьләр сәясәтенең төп терәге булып кала. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Бүген студентлар төрле чараларда һәм республика икътисадын үстерү юнәлешендә актив катнаша», – диде министр. Азат Кадыров активлыкны Татарстанда туганнар гына түгел, ә республикага уку өчен килүче яшьләр дә күрсәтүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә төбәктә 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Яшьләр өчен чаралар һәм конкурслар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев