Азалакта Рената Хәмидуллинаның күргәзмәсе оештырылды
Җәмгыять

Азалакта Рената Хәмидуллинаның күргәзмәсе оештырылды

.

 Бүген Азалак авыл җирлегендә Рената Хәмидуллинаның картиналарыннан күргәзмә оештырылды һәм ул авыл җыенында катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.
 Рената Азалак мәктәбенең 9 сыйныфында укый, кечкенәдән рәсем ясарга ярата.
 - Бик тырыш һәм сәләтле кызыбыз. Күп төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, урыннар ала. Аны хәтта Мәскәүгә дә чакырдылар, - ди Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев