Һава торышы

Якын көннәрдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак

Якындагы атнада республикада һава торышы сизелерлек җылытачак. Бу хакта «Татар-информ» МА «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Синоптик аңлатуынча, Татарстан көньяк һәм көньяк-көнбатыш һава агымнары йогынтысында калачак. Урыннарда кыска вакытлы яңгырлар узарга мөмкин, әмма алар көчле һәм озакка сузыла торган булмаячак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча:
* 18 сентябрь: Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә +2...+7 градус, көндез кайбер районнарда +17...+22 градуска кадәр җылыта.
* 19 сентябрь: Ныклы явым-төшемсез. Төнлә +3...+8, көндез термометр баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев