Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Дәүләт Думасы сайлауларына чакырды
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Дәүләт Думасы сайлауларына чакырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Республика җитәкчесе татарстанлыларны мөһим сәяси чарада актив катнашырга һәм сайлау участокларына килергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 18–20 сентябрьдә узачак тавыш бирү нәтиҗәләре дәүләтнең һәм закон чыгару эшчәнлегенең киләсе 5 елга үсеш юнәлешен билгеләячәк.

 «Күпмилләтле республикабыз өчен мәдәниятләр, телләр һәм диннәр күптөрлелеге – безне берләштерүче көч. Без барлык халыклар тынычлыкта һәм татулыкта яши торган зур илнең бер өлеше. Рухи көчебез сайлау нәтиҗәләрендә дә ачык чагылыш табар дип ышанам», – диде Татарстан Рәисе.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук республиканың илнең терәк төбәге буларак тотрыклы үсеше, махсус хәрби операция зонасында бәйсезлекне яклаучы геройлар һәм фронтка күрсәтелгән гуманитар ярдәм турында әйтелә. Төбәк җитәкчесе бары тик бердәмлектә генә барлык кыенлыкларны җиңеп булачагын ассызыклады.
Дәүләт Думасында Татарстан вәкилләренең абруйлы төркеме эшләү нәтиҗәсендә республика халкының мәнфәгатьләре кайгыртыла, илкүләм проектлар һәм социаль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла.

«Кадерле сайлаучылар! Һәрберегез уртак Ватаныбыз һәм республикабыз ирешкән уңышларга үзеннән өлеш кертә. Киләчәгебезнең нинди булачагы да нәкъ менә сезгә бәйле. Барыгызны да җаваплы адым ясарга – сайлау участокларына килергә чакырам. Сайлауга килегез! Гаиләгез белән килегез!» – диде Рөстәм Миңнеханов.


Нет комментариев