ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 18 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Сизелерлек явым-төшемнәр фаразланмый. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрәчәк, аның тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы +16...+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев