Районның сайлау участоклары үз эшләрен башладылар
Җәмгыять

Районның сайлау участоклары үз эшләрен башладылар

Мәгълүм булганча, бүген, 18 сентябрьдә, тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар старт алды. Алар 19, 20 сентябрь көннәрендә дә дәвам итәчәк. Иртүк сайлау участокларына район халкы актив килә башлады.

Парламент катнаш система буенча төзеләчәк: 450 мандатның яртысы – (225 урын) федераль партия исемлекләренә, икенчесе бер мандатлы сайлау округларына бүленәчәк. Шуның өчен, һәркемнең тавышы бик мөһим.
Сайлауларда тавыш биреп, хөрмәтле райондашлар, кыйммәтле бүләкләр отырга да мөмкинлек булачак. Бу уңайдан Татарстанда сайлаучылар өчен #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга дип аталган зур фотоконкурс оештырыла.
Җиңүчеләрне төп бүләк – өч Sollers ST8 автомобиле, 33 данә iPhone 17 смартфоны көтә. Бүләк уйнату һәр сәгать саен туры эфирда узачак. Анда катнашу шартлары бик гади. Моның өчен, сайлау участогының тышкы ягында (кимендә ике кешедән торган гаиләгез белән) фотога төшергә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге ачык булган шәхси битегезгә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән пост рәвешендә урнаштырырга кирәк була. Аккаунт 18 яше тулган затныкы булу шарт. Фотода участокның исеме/баннеры һәм кулыгыздагы тавыш биргәнлек турындагы махсус браслет ачык күренергә тиеш. Сезгә уңыш юлдаш булуын телибез.
Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.


Нет комментариев