Җәлил поселогының “Җәлил” кинотеатрында урнашкан 2540 санлы сайлау участогына да халык иртәдән актив килә башлаган. Бу хакта сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Гарипова хәбәр итте.
- Иң өлкән сайлаучыбыз Туктарова Руза Миргаҗәм кызы сайлауларга үзе килде. Аңа 97 яшь тулган. Кәефләре бик яхшы, үзен тәмле коймак һәм чәй белән сыйладык, - диде ул.
Өлкәннәрнең тавышы аеруча мөһим, чөнки аларның тырышлыгы, фидакарь хезмәте яшьләребезгә үрнәк булып тора, киңәшләре яңа эшләргә фатиха бирә.




Нет комментариев