Узган атнада Азнакай шәһәренең “ОазисМакс” бильярд клубында Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш районнары ветераннар советлары арасында спорт бильярды буенча ярышлар оештырылды.
Анда Баулы, Зәй, Сарман, Нурлат, Урыссу, Чирмешән районнарыннан әлеге спортны үз итүче өлкәннәр катнаштылар. Безнең район данын яклаган Җәлил поселогы ветераннары Вильям Әсәдов белән Рөстәм Галимов составындагы команда, уңышлы чыгыш ясап, 2 призлы урынга лаек булды һәм оештыручыларның Дипломы белән бүләкләнде.

Нет комментариев