Бүген Татарстанның электрон мактау тактасы «Идел-Пресс» полиграфия нәшрият комплексының 14 хезмәткәренең исеме белән тулыланды.
Алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасында узды. Бүләкләрне аларга агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
«Бу мактаулы билге генә түгел, ә аларның намуслы хезмәтен һәм профессиональлеген җәмәгатьчелекнең тануы», – дип ассызыклады «Идел-пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров.
Аның сүзләренчә, нәшрият комплексының һәр тиражында, һәр китабында, һәр газетасында әлеге атказанган хезмәткәрләрнең хезмәте салынган.
«Без аларга хезмәтләре һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Без алар белән горурланабыз һәм аларга лаеклы танылулары өчен рәхмәт белдерәбез», – дип өстәде Әскәров.
Мактаулы бүләкләр алганнан соң, барлык хезмәткәрләр дә шул ук бинада урнашкан 135 нче сайлау участогында тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаштылар.
Нет комментариев