Сарман районы халкы сайлау участокларына килеп тавыш кына биреп калмый, ә үз сәламәтлеге турында да кайгырта ала — монда гриппка каршы вакцинация оештырылган.
Медицина хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, сайлауларда катнашуны прививка ясату белән бергә алып бару бигрәк тә уңайлы: аерым вакыт табып, поликлиникага барырга кирәкми. Прививка пунктлары турыдан-туры участокларда эшли, анда медицина хезмәткәрләре дежур тора.
Табиблар искәртә: вакцинация — грипптан һәм авыр катлауланулардан саклануның иң ышанычлы ысулы. Бигрәк тә өлкәннәргә, балаларга һәм еш авыручыларга прививка ясату мөһим.
Сәламәтлегегез турында вакытында кайгыртыгыз — прививканы турыдан-туры сайлау участогында ясатыгыз!
Нет комментариев