Миләүшә Ганиева күптөрле сәләткә ия: милли киемнәр тегә һәм бизәнү әйберләре ясый. Ул теккән калфак, түбәтәй, хәситә, изүләр, яка чылбыры, алка, чулпы һәм брошкаларны республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр. Шушы көннәрдә без аның белән очраштык һәм героебызның шөгыльләре турында сөйләштек.
– Миләүшә Камилевна, калфак, түбәтәй, алка, чулпы һәм башкалар татар халкының милли киемнәре һәм аксессуарлары гына түгел, алар әле безнең сәнгатебезне дә чагылдыралар. Миллилеккә, сәнгатькә омтылыш Сезнең күңелдә кайчан барлыкка килде?
Бәхеткә каршы, мин әти-әни генә түгел, әбиләрем тәрбиясен дә күреп үстем. Республикабызның Азнакай шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Соңыннан, әнием медик булганлыктан, Җәлил поселогында бала тудыру йорты ачылгач, гаиләбез белән шунда күчендек. Ләкин мине еш кына данлыклы Чатыр тау итәгенә урнашкан Уразай авылына әбием янына алып кайталар иде. Минем күңелемдә авыллы балачактан бик матур хатирәләр саклана. Кызыл балчыктан кәрҗингә кереп утырган һәм кечкенә тәпиләре белән аның кырыена тотынып баскан песи балалары сыннарын ясый идем. Аны: «Миңа да ясап бир әле!» – дип, башка балалар да сорый иделәр. Мин үземне белә-белгәннән бирле рәсем ясарга яратканымны да хәтерлим. Кыскасы, иҗатка, сәнгатькә омтылыш ул миндә һәрвакыт булды. Минем күңелемдә дингә омтылу да бик иртә барлыкка килде. Әнием дә, әбиләрем дә намазлы иделәр. Әбиемнең: «Әнкәй намазны базга төшеп укый иде», – дип сөйләгәне хәтердә калган. Мин беренче догаларны да аннан өйрәндем. Алтынчы сыйныфта укыганда, әтием ягыннан әбиемнән: «Мине дә намаз укырга өйрәтерсең әле», – дип сорадым. Кайчак миннән: «Дингә кайчан килдегез?» – дип сорыйлар. Дингә килү, китү, дип әйтү, минемчә, дөрес түгел. Фитри иман, ягъни Аллаһка ышану кеше күңеленә ана карынында ук салына. Кешенең күңеле дөрес булса, Аллаһ аңа кайчан да булса үзенең барлыгын һәм берлеген белгертә.

– Мәктәп елларыгыз Җәлилдә үттеме?
Әйе. Мин яхшы укыдым. Рәсем ясарга яратканлыктан, мине редколлегия составына сайладылар, бергәләп сыйныф газетасын чыгара идек. 4 нче сыйныфта укыганда, әнием мине рәсем мәктәбенә бирде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Анда биш ел укып, башлангыч рәсем сәнгате белемен алдым. Евгений Шаронов бик кешелекле иде, рәсем ясау нечкәлекләрен бик җентекләп аңлатуы өстенә бездән шәхес тәрбияләргә дә тырышты. «Мәктәпне тәмамлап, һөнәр алып, безгә килсәң, белеп тор: мин сине укытучы итеп алачакмын», диде ул, мин киткәндә. Аның сүзләре гомер буе күңелемә җылылык биреп, канатландырып тордылар.
– Алга таба язмыш җиле Сезне кайларга ташлады?
Тугызынчы сыйныфтан соң балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрен сайладым. Бу 2000 нче – тынгысыз еллар башы. Югыйсә әнием дә, сеңелем дә медицина хезмәткәрләре, әбием мал табибы булган. Балачакта еш кына хастаханәдә төнге сменада дежур торучы әнием янында куна идем. Хастаханәдә үстем, дип әйтергә дә була. Ләкин каннан курыктым. Алгарак китеп булса да әйтим, ике кызым да шушы юлны сайлады. Икесе дә Казанда яшиләр. Мәрьям шәхси стоматология лабораториясендә – теш технигы, Мәдинә шәһәр хастаханәләренең берсендә шәфкать туташы, табиб булырга хыяллана. Икесе дә чит телләрне дә өйрәнәләр. Ә минем күңел һаман сәнгатькә омтылды. Озакка сузмыйча, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалына читтән торып укырга кердем. Бу вакытта мин гаиләле, яулыклы һәм кулымда өч айлык балам бар иде. Сарман егете Хәмзә белән безне уртак танышлар таныштырдылар. Булачак тормыш иптәшем дә укый һәм икебез дә намазда идек. Мин иремнән бик уңдым. Ике як әбиләр дә балаларны карарга булыштылар. Ирем укыганда, без Чаллыда яшәдек. Соңыннан ул шәһәрнең бер абруйлы компаниясенә икътисадчы булып урнашты. 2008-2009 елларда хезмәт хакларын тоткарлый башладылар, тормышлар авыраеп китте, һәм без Сарманга кайттык. Хәмзә, озакка сузмыйча, кабат эшкә урнашты. 2011 елда мин дә укуны тәмамладым, балалар да үсә төштеләр һәм китапханәче булып эшкә кердем.
– Ә кул эшләренә кайчан тотындыгыз?
2017 елда «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе Сарманда «Сөлге туе» үткәрде. Калфаклы кызларны күргәч, минем аны тегеп карыйсым килде. Тегеп карагач, миңа да эшләп бир әле, дип, башкалар да сорый башладылар. Калфак тегү буенча Казанда түләүле курслар үтеп кайттым. «Калфак татарларда киң таралсын, барлык хатын-кызлар да милли баш киеменнән йөрсен, анда татарлыгыбыз чагылсын иде», дип тели идем. Кеше бит кайчан да булса үз асылына кайтырга тиеш. Ул менә шушыны белсә, милләтебез дә мәңге яшәр иде. Минем теләгем кабул булды: хәзер калфак киюче хатын-кызларны күпләп очратырга мөмкин. Калфактан соң, акрынлап, түбәтәй, хәситә, изүләр тегә, яка чылбыры, алка, чулпы һәм брошкалар ясый башладым. Быел түбәтәй тегү буенча шулай ук курсларда укып кайттым. 19 нчы гасырда, бөек Тукай заманнарында, түбәтәйләр сүсләнеп тегелгән. Ягъни җеп арасына махсус инструмент белән сүс тыгып чыкканнар. Мондый түбәтәй каты булган, кесәгә бөкләп тыксаң да, кабат үз формасына кайткан. Натураль тукымалардан тегелү сәбәпле, беркайчан да тирләтмәгән.

– Бу сәләтләрегез осталык, тырышлык, үҗәтлек билгесеме? Яки күңел аша ерак әби-бабаларыгыздан күчкән мирасмы?
Тормышымның бер өлешендә нәсел тарихымны өйрәндем. Минем бишенче буын туганым бабам Локман Хәким калайчы булган. Калайдан ясаган әйберләрен Бөгелмә базарына алып барып саткан. Ул бабам көмешче дә булган дип уйлыйм. Чөнки әниемнең икетуганы Тәнзилә апаның: «Кияүгә чыкканда, барлык бармагымда да көмеш һәм алтын йөзекләр бар иде, дип сөйләгән иде әбием», – дигән сүзләре хәтергә кереп калган.
– Хәситә белән яка чылбырының ни икәнен барлык кеше дә белми, дип уйлыйм.
Алар кием элементлары да, бизәнү әйберләре дә булып торганнар. Хәситә ул йөрәк ягындагы җилкәдән уң кул астына салына торган киң тасма рәвешендәге әйбер. Ул хатын-кызның статусын, чыгышын күрсәткән. Хәситәгә тегелгән бизәнү әйберләре никадәр кыйммәтрәк булса, ул хуҗасының шулкадәр бай булуын аңлаткан. Ә аңа бизәнү әйберләре кызның балачагыннан ук җыелып килгән, өстәлеп торган.


Яка чылбыры – шулай ук борынгы бизәнү әйбере. Ул ике зур каптырма-прәшкә белән утыртма якага беркетелгән һәм аңа өч, биш яки сигез чылбыр эленгән.


Изү – хатын-кыз костюмының мәҗбүри элементы, шулай ук бизәнү әйбере. Борынгы заманнарда сәдәфләр булмаган, күлмәктәге изү кисемен билбау астына тыгу уңайсыз булган, шуңа күрә изүләр, ягъни түшлекләр уйлап тапканнар. Бай ханымнар аны күлмәк саен тектергәннәр. Борынгы заманнарда Казан аша Бөек ефәк юлы үткән. Казан татарлары сәүдәгәрләрдән, изүне бизәү өчен, алтынланган тасмалар, шулай ук күлмәк өчен кыйммәтле парча, ефәк тукымаларны күпләп алганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, татар костюмнары буенча укуларда укытучыбыз сөйләгән иде: татар халкының борынгы киемнәренең безнең көннәргә биш кенә проценты килеп җиткән, чөнки аларны, үзләре кими башлагач, кечерәйтеп, балаларга теккәннәр.


– Сезнең эшләнмәләрне кайларда күрергә мөмкин?
Мине еш кына төрле төбәкләргә күргәзмәләр белән чакыралар. Казанда берничә тапкыр хәйрия мастер-класслары үткәрдем. Эшләнмәләремне Россиядә дә беләләр, дип уйлыйм. Тольяттидан бер милли ансамбль баш киеме тегеп бирүемне сорады. Килендәшем – рус милләтеннән, аңа таҗ ясап бирәсем килә. Эшләнмәләрем Казанда татар кәләше музей-йортында да саклана.

– Аларга бизәк сайлаганда, нәрсәләргә өстенлек бирәсез?
Әлбәттә, миллилеккә. Һәр эшләнмәгә дөрес бизәк сайларга тырышам. Моның өчен күп эзләнәм, музейларда еш булам, сәнгать тарихын, милли бизәкләребезне өйрәнәм. Мәсәлән, түбәтәйләрне еш кына чәчәк-үсемлек мотивлары белән бизәгәннәр. Иң популяр элемент – лалә чәчәге, ул яңарыш, яңа казанышларга омтылыш билгесе булган. Калфакларга чәчәк букетлары, тормыш агачы, алтын каурый, соңрак йолдызлар һәм ярымай мотивларын төшергәннәр. Дулкынсыман сызыклар ел әйләнешен, яшәүнең чиксезлеген һәм озын гомер теләүне аңлатканнар. Үрелгән җепләр бердәмлек, никах билгесе булган. Гөлҗимеш – бәхет, роза – матурлык һәм мәхәббәт, гранат уңыш һәм муллык билгесе саналган. Шулай итеп, милли киемнәребез, бизәнү әйберләре халкыбызның күңел халәтен чагылдырганнар, алар турында шактый мәгълүмат биргәннәр. Күптән түгел Әлмәттә Ризаэтдин Фәхреддин музеенда булдым. Андагы ханым сөлгеләр чигү турында сөйләде. Тастымаллардагы лалә чәчәге ир-атны аңлаткан, янына роза чәчәге чигәсең икән, ул – аның хатыны, ә инде ромашка чәчәкләре – аларның кызлары. Шул рәвешле сөлгегә башка якыннарны да кертергә мөмкин. Нәтиҗәдә гаилә гербы барлыкка килгән.
– Миләүшә Камилевна, сез шушы көннәрдә генә бик абруйлы «Нечкәбил» конкурсының ярымфиналында катнашып кайттыгыз. Моның өчен гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, балаларга үрнәк әни булу, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару, максатчанлык, төрле темаларга әңгәмә кора белү, кызыклы һәм файдалы шөгыльләрең һәм башка уңай сыйфатларың булу да кирәктер? Һәм уңышларыгыз турында да әйтеп үтсәгез иде.
Әйе. Әле тагын миллилек һәм үз халкыңның гореф-гадәтләрен, йолалаларын кадерләп саклый белү дә зарур. Бәйге безгә бик ошады. Бик рәхәт, файдалы һәм кызыклы конкурс булды ул. Без аңа гаиләбез турында видеофильм төшердек. Анда әби-бабаларыбыз, ирем ягыннан Мәҗит бабабыз турында сөйләдек. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны булган, исән-сау кайтып, җаваплы хезмәтләр башкарган. Бирнә сандыгы күрсәттек. Мин аңа чулпы, әбиемнәрнең яулыкларын, нәселебезнең борынгы намазлыгын салдым. Аннан, әби-бабаларым каен сагызы ясый торган булганнар. Ирем белән биш яшьлек улым Шамил бәйгедә катнашучыларны аны ясау ысулы белән таныштырдылар. Кул эшләремне һәм, пешереп, өчпочмаклар да алып бардым. Нәтиҗәдә, «Безнең гаилә традициясе», «Гаилә кухнясының үзенчәлеге» һәм «Әти турында сүз» номинацияләрендә җиңү яулап, лауреат исеменә лаек булдык. Форсаттан файдаланып, бәйгедә катнашуда зур ярдәм күрсәткән хезмәттәшләремә, район хакимиятенә, мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе коллективларына, «Жасмин» бию төркеменә, курайчылар ансамбленә һәм башкаларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

– Киләчәккә нинди уйларыгыз бар?
Осталыгымны тагы да үстерәсем, белемемне арттырасым килә. Күңелемдә картиналар иҗат итүгә әйләнеп кайту уе да бар. Киләчәктә, лаеклы ялга чыккачмы, бу хыялымны да чынга ашырасым килә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Рухи кыйммәтләребезне халыкка кайтаруда Сезгә киләчәктә дә яңа ачышлар һәм уңышлар юлдаш булсын.
Миләүшә Ганиевадан әби-бабаларыннан мирас булып калган каен сагызын ясау рецепты
Моның өчен каен кайрысының яшь катламнары алына. Алар кәгазь битеннән дә калынрак булмаска тиешләр. Аларны кул белән җыярга кирәк. Һәр катлам чиста суда әйбәтләп юыла, артык дымнан чистартыла. Бу ясалачак сагызның җиңел һәм мөмкин кадәр сузылмалы булуы өчен кирәк. Соңыннан каен тузы пластинкалары катламлап ак май белән бергә чуен савытка салына, ул һава кермәслек итеп яхшылап ябыла һәм мич яки каминда акрын утта томалап пешерелә. Каен тузы билгеле бер вакыт саен бертөрле массага әйләнгәнче һәм караңгы төскә кергәнче агач кашык белән болгатып торыла. Сагыздан натураль дегет исе килә һәм ул сузылучанга әйләнә. Әзер масса савыттан алына һәм җылытыла. Суынган сагыз пычак яки башка уңайлы инструмент белән порцияләргә бүленә.
Милләтем бизәкләре
Зөлфия Шәрипова
Нет комментариев