Азалакта Әфган сугышы ветераны белән очрашу узды
Җәмгыять

Азалакта Әфган сугышы ветераны белән очрашу узды

9 декабрьдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Лиюзә Мөбәрәкшина "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән кичә үткәрде. Исән кайткан "әфганчылар" арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның...

9 декабрьдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Лиюзә Мөбәрәкшина "Әфганстан - йөрәк ярам" дип исемләнгән кичә үткәрде. Исән кайткан "әфганчылар" арабызда яши. Алар завод- фабрикаларда эшли, гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден-медальләрен тагып урам буйлап йөрми.

Төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

Азалакта да андый солдат яши. Аның исеме - Эдвард Сәгъдиев. Әфганстан ветераны белән 6-7 сыйныф укучылары очрашты. Ветеран канкойгыч сугышның нинди шартларда, нинди корбаннар исәбенә барганлыгына тукталды. Шулай ук шушы сугышка китеп әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны да искә алды, фотосурәтләре белән таныштырды.


Нет комментариев