Азалак кызы дөнья чемпионы булган
Ноябрь ахырында Сочи шәhәрендә чәчтараш сәнгате буенча Дөнья Чемпионаты үткәрелгән.
Анда 46 илдән 3000 оста катнашкан. 21 гасырның иң күләмле Чемпионаты буларак, ул Гиннесның рекордлар китабына кергән.
Рәсәй данын яклаучы җыелма команда составында Азалак кызы Эльвина Рәхмәтуллина да була. Ул Татарстанга өч призлы урын, шул исәптән бронза медале дә алып кайта hәм чәч кисү номинациясендә дөнья чемпионы исемен яулый. Райондашыбызны тәбрикләп, киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Эльвина Гөлүс кызының шөгыле, уңышлары хакында тулырак "Сарман" газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев