САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хезмәтчәннәре министрлык бүләкләренә ия булдылар

Район Сабан туенда башкалабыз Казаннан мәртәбәле кунаклар катнашты.

– Без табын муллыгының тырыш хезмәт белән белән тәэмин ителүен беләбез һәм шуңа тырыш хезмәт куйган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр Марат Җәббаров сәламен җиткереп.

Ул иң тырыш авыл хезмәчәннәренә министрлык бүләкләрен тапшырды. «Ян» кооперативы рәисе Илдар Зәйнуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Айдар Гыйльметдинов, агропромышленность комплексы ветераны Разин Низамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Зәйнагытдинова, «Гыйбадуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Гыйбадуллин, «Җәлил» агрофирмасы баш экономисты Илдар Бәхтегәрәев, «Нөркәй» агрофирмасы инженер-механигы Галимҗан Ризванов, «Сарман» агрофирмасының Ләшәү Тамак бүлекчәсе фермасы мөдире Рамил Шәйдуллин, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлнур Мохтаровага министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев