Авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары ярыша
Спорт

Авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары ярыша

-

Район үзәгенең «Айтуган» спорт залында бүген авыл җирлекләре арасында узучы спартакиада кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар старт алды. Аларда сигез — Кәүҗияк, Илексаз, Әлмәт, Янурыс, Иске Кәшер, Мортамак, Петровский Завод, Ләке җирлекләре спорт сөюче кызлар катнашалар.

Ярышлар ике зонада — "Айтуган"да hәм район мәдәният йортында урнашкан спорт залында үтә. Зонада җиңгән командалар кабат "Айтуган"да очрашачаклар.


Нет комментариев