Әтисе дә, улы да утны-суны кичкәннәр
Җәмгыять

Әтисе дә, улы да утны-суны кичкәннәр

Унҗиде яшьтән солдат шинеле кия, тәнендә гомер буе дошман пулясын йөртә, районда беренчеләрдән булып лингафон кабинетын ача.

Миллионнарча гомерләр бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү кешелек хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Аның хакы аналарның күз яшьләре, балаларның газап-михнәтләре һәм күңел яралары, фронтовикларның тиңсез батырлыгы, тылдагы юклык һәм авыр хезмәт белән түләнгән. Җиңү безне бик мөһим бер әйбергә өйрәтә: халык бердәм икән, ул – җиңелмәс. Бөек Җиңү – безнең үткәнебез генә түгел, киләчәгебез өчен юнәлеш бирүче ориентир, тынычлыкның кыйммәте турында искәртү һәм аның өчен җаваплылык та.

Безнең хәтерләрдән җуелмаска тиешле сугыш батырларының берсе – Дими-Тарлау авылында яшәгән Мирсәет Сәхәпов. Тарихтан билгеле булганча, канкойгыч сугышлар бер буын өлешенә генә туры килми. Мирсәет абыйның әтисе Сәхәбетдин дә сугыш ветераны булган, әле бер генә түгел, берничә яуны кичкән.

Ул 1879 елда Дими-Тарлау авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1900 елда, аңа 21 яшь булганда, гаилә кора. Ләкин яшь ир шул елны ук патша армиясенә алына. Анда  дүрт ел хезмәт иткәч, 1905-1906 елгы япон сугышында катнаша. 1906 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм үз хуҗалыгында тормыш көтә башлый. Ә 1914 елда, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, кабат фронтка мобилизацияләнә һәм анда 1917 елга кадәр була. Шулай итеп, сугышка сугыш ялганып китә. Сәхәбетдин бабай 1919-1921 елларда гражданнар сугышында да катнаша. 1921 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Кызганычка каршы, меңнәрчә километр сугыш юлы үткән фронтовикның гомере озын булмый: ул 1939 елның 1 ноябрендә вафат була һәм авыл зиратына җирләнә.

Ә аның улы Мирсәет Сәхәпов 1923 елның 8 октябрендә туа. Биш балалы гаиләдә өченчесе була ул. Аңа исемне Морбаш мулласы истәлегенә кушалар. Алты яшьтән мәктәпкә укырга керә. Башта аны алырга теләмиләр, ләкин ул шулкадәр үҗәт була һәм үз теләгенә ирешә. Ә 1934 елда Сарман урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Заманына күрә шактый грамоталы, гыйлемле кеше була ул һәм, мәктәпне тәмамлауга, 1941 елның 8 августына кадәр Сарман авыл Советында секретарь булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Ләкин ул бу хакта беркемгә дә сөйләми, 17 яшьлек егет килеш, үзе теләп, фронтка китә. Башта ул Богырыслан авиамәктәбендә укый. Укуын тәмамлагач, алар укыган мәктәпкә командирлар киләләр һәм аларны фронтка сайлап алалар. Командирларның берсе аның якташы – Теләнче Тамак авылы егете булып чыга һәм ул аны үзенең артиллерия полкына чакыра. Мирсәет абый ризалаша. Соңыннан аны – Томск артиллерия училищесына,  ә 1942 елның февралендә фронтка  җибәрәләр, ул 935 нче артиллерия полкының 8 нче батареясына наводчик итеп билгеләнә. Сугыш ахырына кадәр фронт юлларын шушы полкта үтә. Беренче Балтыйк, Калинин, Ленинград һәм икенче Белоруссия фронтларында илне яклаша. 1944 елның 9 июлендә, төз атуы һәм сугышчан осталыгы аркасында, дошманның 2 ДЗОТын, блиндажын, 3 ут ноктасын, 25ләп солдат һәм офицерын юк итә. Шушы батырлыгы аркасында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Великие Луки, Новосокольники, Полоцк, Демидово, Польшада Данциг, Гдыня һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Ике тапкыр яралана. Гаубицаларны бер урыннан икенче урынга атлар белән күчерә торган булалар. Беренче яраланганда, ат янында снаряд шартлый һәм Мирсәпет абыйның өстенә гаубица ава. Иптәшләре аны коткаралар һәм госпитальгә озаталар. Икенче яралануы сугыш ахырындарак була – аңа ике пуля эләгә. Мирсәет Сәхәпов госпитальдән кабат үз частенә кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1943 елда ук партия сафларына кергән егетне политрук итеп тә куялар.

1990 елда Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан Житомирда фронтовик язучы Герасим Стодоляның «На огненных рубежах» дигән китабы басылып чыга. Анда безнең якташыбыз турында да юллар бар. «Орудие командирлары ..., ..., Мирсәет Сәхәповның артиллеристлары дошман башларына бер-бер артлы снарядлар яудыралар. Орудие кәүсәләре кайнарланып чыга. Ут шквалы 85 минут дәвам итә», – дип яза автор.

Мирсәет абый 1947 елның апрелендә генә туган якларына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Дими-Тарлаудагы төп йортта аның олы кызы Сәрия апа яши.

  • Әти сугышта барлыгы өч ел да өч айдан артык була, Европаны, Польша, Германияне азат итешә. Аңа эләккән ике пуляның берсе билен тишеп чыга, икенчесе тәнендә кала. Шулай итеп, ул гомер буе үз тәнендә дошман пулясын йөртә. Сугышка киткәндә, озын буйлы, нәзек кенә үсмер кыяфәтле егет булса, кайтканда инде ул чын ир-егет булып кайта. Бу вакытта аңа нибары 24 яшь була, дип сөйли ул.

Кайткач, фронтовик Бөгелмәдә 9 айлык бухгалтерлар курсларын бетерә һәм «Хезмәт» колхозына шул белгечлеге буенча эшкә урнаша. Ә 1948 елда гаилә корып җибәрә. Тагын өч елдан аны Минзәлә педучилищесына укырга җибәрәләр. Алабуга педагогия институтының математика факультетын ул читтән торып тәмамлый. Башта Сарайлы, Янурыс мәктәпләрендә эшли. Соңыннан Карамалы авылына мәктәп директоры итеп җибәрәләр.

  • Мирсәет Сәхәп улы Карамалы мәктәбенә килгәндә, Мәрьям апа белән дүрт бала үстерәләр иде: Сәрия, Нәзирә, Риф һәм Ринат. Ул бездә 1962 елга кадәр эшләде. Урыс ягына агач мәктәп салынгач, 1963 елда Александровка мәктәбе беренче укучыларын кабул итте. Ә 1962 елда укырга кергән балалар беренче сыйныфны элеккеге бояр йортында тәмамладылар. Мирсәет абый бик әйбәт җитәкче булды, халык аны яратты, хөрмәт итте. Мәктәп ябылу сәбәпле, аны Тарлауга алдылар, дип искә ала шул елларда Карамалы авылында яшәгән Роза Фәрхетдинова.

Мирсәет абый туган авылына 1962 елның яңа уку елына әйләнеп кайта, анда мәктәп төзи һәм, лаеклы ялга чыкканчы, шушы мәктәптә хезмәт куя. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, районда беренче лингафон кабинетын да ул ача. Заманы өчен бу гаять зур эш һәм ачыш була, мондый эшне максатчан, алга карап эшли һәм бик белемле кеше генә булдыра ала торган була. Ул шулай ук актив җәмәгать эше дә алып бара, бик оста пропагандист була, үз авылының депутаты итеп тә сайлана. Соңыннан лаеклы ялга чыга,  2000 елның 23 июлендә ул бакыйлыкка күчә.

  • Әтиебез алдынгы карашлы, сүз һәм эш кешесе иде. Район укытучыларының профсоюз комитеты рәисе вазифаларын да башкарды. Авыл халкы аңа киңәшкә килә иде. Сугыштан соң ул Великие Луки шәһәренә ветераннар белән очрашуга да барып кайтты. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәттән тиз генә аерылмады, «Петровка» совхозында учетчы булып эшләде. Әтиебез әйбәт ир, яхшы әти дә булды. Әниебез Мәрьям белән 40 ел әниебезнең әнисе Миңнезаһидә әбине тәрбияләделәр. Әтиебез аңа карата бик тә миһербанлы булды. Ул һәрвакыт безнең хәтердә һәм без аның белән горурланабыз! - ди Сәрия апа.

Кызганычка каршы, фронтовикның дүрт баласының берсе – Риф бүгенге көндә вафат. Ә диңгезче булган Ринат Санкт-Петербургта, Нәзирә Чаллы шәһәрендә яши.

Авылда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкәннәр истәлегенә куелган һәйкәлгә Мирсәет абыйның да исеме уеп язылган. Аның исеме «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән китапка да кертелгән.

  • Ел саен Бөек Җиңү көне уңаеннан авылда үткәрелгән митингта катнашабыз, әтиебезнең кабере янында булабыз, - ди Сәрия апа.

Тыныч йокла, фронтовик! Син яулашкан имин көннәрдә, аяз күк йөзе астында гомер кичерүчеләр сине онытмыйлар, хәтерлиләр һәм син бүгенге буынның да күңел күгендә якты йолдыз булып балкыйсың.


Мәгълүматларны туплауда күрсәткән ярдәмнәре өчен Петровский Завод мәктәбе музее җитәкчесе Фәйрүзә Сабирҗановага, Александровка мәктәбе директоры Гүзәл Фазлыевага, Роза Фәрхетдиновага, Сәрия Салиховага зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Нет комментариев