Өч-Өйле Саклауда Россия халыклары телләре көне уңаеннан күргәзмә эшли
Җәмгыять

Өч-Өйле Саклауда Россия халыклары телләре көне уңаеннан күргәзмә эшли

Өч-Өйле Саклау авыл китапханәсендә иртәгә билгеләп үтеләчәк Россия халыклары телләре көне уңаеннан «Россия халыклары телләре — горурлыгыбыз» дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде.

Чара барышында укучылар катнашында патриотик һәм дуслык хакындагы шигырьләр яңгырады.  

Илебез халыкларының телләрен саклап калу һәм үстерү, милләтара бердәмлекне ныгыту, шулай ук дәүләтебезнең бай мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләү — әлеге чараның төп максаты булып тора.


Нет комментариев