Кичә районга мәртәбәле кунаклар эшлекле сәфәр кылдылар.
Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде.
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Республика юстиция министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Гайниев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин капиталь төзекләндерү узган район җәмәгать судьялары бинасында булдылар, андагы үзгәрешләр белән таныштылар. Коллектив белән очрашып, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
Төзекләндерү эшләрендә намуслы хезмәт куйган эшчеләр, коллектив хезмәткәрләре район Советының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Нет комментариев