Төньяк ярымшарда, шул исәптән Россия территориясендә дә, астрономик көз 23 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 03:05тә җитәчәк.
Бу хакта Мәскәү планетариена сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Шул мизгелдә Кояш күк экваторын кисеп үтәчәк һәм Төньяк ярымшардан Көньяк ярымшарга күчәчәк. Нәкъ шушы вакыйгадан соң көн белән төн тигезләшә, ә аннары төннәр көнгә караганда озынрак була башлый.
Астрономик үзгәрешләр сәбәпле якты көннең озынлыгы тиз кими. Мәсәлән, Мәскәү киңлегендә сентябрь башында көн озынлыгы 13 сәгать 52 минут тәшкил итсә, ай ахырына ул 11 сәгать 40 минутка кадәр кыскарачак.
Нет комментариев