Җәмгыять

Татар теле укытучылары хезмәтен бәяләү өчен грантлар бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү максатыннан акчалата грантлар бәйгесе башланып китүе турында хәбәр итә.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Әлеге бәйгенең төп максаты — туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадаларында, шулай ук татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучыларның хезмәтен бәяләү.

Грант шартлары турында тулырак мәгълүмат министрлык сайтының «Укытучылар өчен грантлар» («гомуми белем» – «милли белем») бүлегендә урын алган.


Нет комментариев