Татарстанда җәйге айларда 14 яшьтән өлкәнрәк 11,7 меңнән артык укучы эшкә урнашкан. Аларга аена 61 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Работа России» кадрлар үзәге мәгълүматлары буенча, яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүдә 388 оешма катнашкан. Укучылар курьер, промоутер, администратор ярдәмчесе, балалар бакчаларында кече тәрбияче, шулай ук төзекләндерү, авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәт куйган.
Иң югары хезмәт хакы тиз туклану рестораннары челтәрендә (61 мең сумга кадәр), нефть тармагында (45 мең сумга кадәр) һәм агрофирмаларда (35–50 мең сум) тәкъдим ителгән.
Һәр яшүсмер белән ашыгыч хезмәт килешүе төзелгән, ә хезмәт хакы кыскартылган эш көненә карап исәпләнгән. Үз чиратында, кадрлар үзәге эшләүче укучыларга өстәмә рәвештә 2,6 мең сум күләмендә матди ярдәм дә түләгән.
Нет комментариев