Алмас һәм Зина Якуповлар тату яшәү серләрен беләләр
Җәмгыять

Алмас һәм Зина Якуповлар тату яшәү серләрен беләләр

Алмас һәм Зина Якуповларны Татарстан Рәисе Казанга кунакка чакырды.

... Өйләнешү бит ул – ике кешенең язмышын бергә төенләп бәйләү, дигән сүз. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Теш белән дә чишеп булмый башлый аны. Шул ук вакытта кеше чын мәхәббәтне теләүдән, сагынудан, өмет итүдән туктый алмый, - иң тыйнак, иң тәкъва кеше өчен дә бу шулай... 

Иске Кәшер авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрнең берсе – Алмас һәм Зина Якуповлар хакында язарга утыргач, күңелгә Әмирхан Еникинең шушы акыллы фикере килде. Язма геройларының тормыш һәм хезмәт юллары хакында тирәнрәк белә барган саен, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. 

Республика көне алдыннан Якуповлар Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылган республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында булып кайттылар. 

Алмас абый белән Зина апаның мәхәббәт тарихы ике авыл арасындагы юлдан башлана.

- Беренче күрешүебез мин армиядән кайткач булды. Хезмәт срогын тутыргач, мин авылга туры кайтмадым. Ул елларда паспортны кулга бирмиләр, колхоздан җибәрмиләр иде. Армия хезмәте тәмамлануга, себергә киттем. Әти-әниләргә хәбәр иттем дә, Томск шәһәрендә эшкә урнаштым. 11 айдан, авылга отпускага кайткач, әни кире җибәрмәде. Элек йөк машинасы белән йөриләр иде бит. Ялга кайтканда, тукталышта кузовлы бер машинага кул күтәрдем. Туктаткан идем, анда үзебезнең авыл кешеләре булып чыкты. Машина эченә ике кыз да утырган иде. Берсе белән шуннан танышып киттек, - дип сүз башлады гаилә башлыгы.

Алмас абый авиациядә Көнбатыш Украинаның Ровно шәһәре тирәсендәге поселокта хезмәт итә. Биш ай укыгач, аны Львов янындагы Черляны дигән хәрби шәһәрчеккә җибәрәләр. Анда зур аэродром була. Шунда 2,5 ел хезмәт чыныгуы үтә ул. Сержант Якупов II, III дәрәҗә “Спортчы-хәрби” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Шул чорларда ук тырышлык нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкин икәненә төшенә егет. 

Гаиләдә өчәү үсәләр Якуповлар. Алмас, Атлас, Азат һәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп гомер итәләр. Тик аяусыз үлем өч бертуганны аера. Бүгенге көндә Алмас абый берүзе генә калган. 

Ә Зина апа 1950 елның 1 августында Баткакта туган. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, күрше Салкын Аланга йөреп, 8 класска кадәр укый. Ул чорда балалар бик күп була. Аннан бу авыл Әлмәт районына карый башлый. Шуннан Баткак балаларын анда алмый башлыйлар. Нәкъ шул елларда 9 классны Иске Кәшер мәктәбендә ачалар. Зина апа укыган класс мәктәпнең беренче чыгарылышы була.

- Гаиләдә без 11 бала үстек. Мин унынчысы идем. Кызганыч, бүгенге көндә исәннәрдән берүзем генә калдым. Әни мине 40 яшендә алып кайткан. Ул апаның да ике кызын үстерде. Үзенең генә гомере кыска булды. 1976 елның 17 декабрендә, кунакка барган җирдән, абый белән икесе юл һәлакәтенә очрап, һәлак булдылар. Урыннары җәннәттә булсын. 

Ишле гаилә булгач, балаларны укытырга авыр булгандыр. Өс-баш та, ашарга ризыгы да кирәк бит. Ул заманнарда бозаулаган сыерның бозавына кадәр алып чыгып китәләр иде. 9 класска күчкәч, авыр дип, мин укырга бармый башладым. Юллар да юк иде. Без укыган вакытта интегеп укыдык. Башта Имәнгә килә идек, аннан – Күтәмәлегә, шуннан Кәшергә төштек. Яңгырлы вакытлары да булды, соңга да калынды. Иртән нәрәдкә килүче булса, сөенә-сөенә, техника белән китә идек. Аны кичтән белешеп куябыз, чөнки сумкалар да бар, атналык ашарга ризыгын да алып барасы. 

Беркөнне (икесе дә – Гарифуллиннар) Әскать абый белән Мөнәвәрә апа өйгә килделәр. Әни кунакларны чәй белән сыйлады. Әнинең 10 литрлы самавыры һәрвакыт өстәлдә кайнап, җырлап утырыр иде. Алар үзләренең килү сәбәбен аңлаткач, мине укырга барырга күндерделәр, әни дә ризалашты. Ә унынчы классны бетергәч, Чаллыга киттем һәм кирпеч заводына эшкә урнаштым. Үзем бик сагына, әнине юксына идем. Шуннан авылга кайттым. Кунакка барсам да, тизрәк өйгә кайтырга ашыктым, - дип искә алды яшь чакларын Зина апа.

Апасы кайтмаска күндермәкче булса да, кыз авылларына кайтып китә. Бригадир булып эшләүче Владимир Сергеев янына кереп, аннан эш сорый. Ул колхоз рәисе булып эшләгән Галимҗан Хәбибуллиннан белешергә вәгъдә бирә. Шуннан кызны “Искра” колхозына кассир-счетовод итеп алалар. Анда 1,5 ел эшли ул. Аннан Сарманнан авылга бухгалтер белемле килен төшкәч, урынына шуны билгеләп, Зина апаны комсомол секретаре итеп куялар. 

- Шул вакытта активлаша башладык. Авылда үз көченә ДОСААФ эшләде. Төрле ярышлар оештыра, аларда катнаша идек. Алмасны җәмәгать эше тәртибендә ДОСААФ җитәкләргә билгеләттем. Ике мылтык алып кайтып куйдым. Атна саен ял көне ярышлар үткәрелде, су буенда тир ясап куйдык. Шулай итеп, бик күңелле эшләдек, - диде авылның комсомол әйдаманы. 

Йөргән егете булса да, Зина апаның күңеле Алмас абыйга ныграк тартыла. Ике ел йөргәннән соң, яшьләр 1971 елның февралендә өйләнешәләр. 

- Килен булып төшкән көнегезне хәтерлисезме соң? – дип кызыксынам Зина ападан.

- Ничек хәтерләмәскә?! Фотолар гына сакланмаган. Февраль ае иде бит. Әзрәк буранлап та тора. Җигелгән өч ат белән килеп алдылар мине. Айгырларны матур тастымаллар, төрле төсле тасмалар белән бизәдек, кыңгыраулар тактык. Бик күңелле булды. Кәшергә кергәч, Гагарин урамына килеп җиттек.  “Әйдәгез, тагын берничә урам әйләник”, диләр. Караңгыга калабыз, дип борылдык. Капка төбенә халык бик күп җыелган иде, барысы да килен каршыларга килгәннәр. Күршеләре конфетка заказ биргәннәр иде. Килеп туктадык. Әллә каушаудан, әллә туңудан, кулымдагы конфет пакеты күчтәнәч сорап йөргән күрше Мөнҗимә апаның аяк турына төште дә китте. Юри ташладың, ди бу. Өйдә дә кеше күп иде, ияреп тә керделәр. Аннан килен күчтәнәчләрен тарата башладылар. Өйне киендерү бар иде бит. Чаршауларны, челтәрләрне элделәр, караватларны бизәделәр, кыскасы, барлык йолаларны үтәделәр, - дип җаваплады ул

- Ә 55 ел тату яшәү серегез бармы? – дим.

- Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Дөнья булгач, тормыш гел шома гына бармый бит ул. Табак-савыт та шалтырамый тормый, дигәннәр борынгылар да. Ачу килгән чакларны сабыр гына уздыра алсаң, барысы да көйле бара, - диде Алмас абый. 

Хезмәт юлын 1958 елда 12 яшендә салам төшерүче булып эшли башлый ул. 1962 елга кадәр җәй көннәрендә эшләп ала. Армиядән соң, Чаллыда укып кайта һәм “Сталинец” тракторына утыра. “Нинди теркелди торган техника бар, шунда эшләдем”, - ди ул. Башта әле “Сельхозтехника”да эшләп йөри, колхоз рәисе авылга чакыргач, шунда кайта. Механизатор булып эшкә керә һәм 54 ел шул хезмәтне башкара. Райондашыбызның фидакарь хезмәте югары бәяләнә, күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә Алмас абый. Анда җиңүче, курку белмәс көрәшче каны ага шул. Легендар җәлилче – әнисе Оркыя апаның абыйсы Зиннәт Хәсәнов хакында укып та, кинофильмнардан да күреп, ишетеп беләбез. Иске Кәшер авылындагы Ябалактау да батырның кыю исемен лаеклы саклый. Узган ел аның кыясына урнаштырылган истәлек тактасы геройның батырлыгы мәңгелек икәненә тагын бер дәлил булып тора.    

1987 елда Алмас абыйга “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә. Ул – Халыклар дуслыгы ордены, “СССР Халык хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен” бронза медальләре иясе. Эшләү дәверендә “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була, берничә ел рәттән “Социалистик ярыш җиңүчесе” булып таныла. Шикәр чөгендере игү буенча исеме Мактау кенәгәсенә кертелә, 1990 елда “Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен” таныклыгы белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та, 10 елга якын эшли әле тынгысыз җан. 

- Элек бер чыктан икенчесенә кадәр эшли идек. Икешәр тәүлек кайтмый, басуда калган чаклар да булды. Зина, елый-елый, эзләп чыга, минем белән берәр хәл булмасын, дип борчыла иде. Рәхмәт җитәкчеләргә, хезмәтемне югары бәяләделәр. Миңа юллама белән чит илләрдә дә булырга туры килде. Венгрияне, Англияне, Кубаны күрдем. Мәскәүгә колхозчыларның IV съездына делегат итеп сайладылар, Казанга слетларга җибәрделәр. Белемне күтәрергә, тәҗрибә уртаклашырга Болгариягә дә бардык, - диде Алмас Сәлмән улы.

Зина апаның да хезмәт юлы зур тәҗрибәләргә бай. Ул колхозда диспетчер, колхоз рәисенең кабул итү бүлмәсендә секретарь булып эшли. Авылда саклык банкы бүлекчәсен сафка бастыра. Аннан авыл Советында секретарь хезмәтен үти. 53 ел хезмәт стажының 31 елында китапханә мөдире вазифаларын башкара. Авыл ветераннар советын җитәкләгәненә дә ике дистә елдан артык вакыт узган инде. Актив, тынгысыз, тәҗрибәле, кыю райондашыбызның хезмәттәшләре, авылдашлары арасында да абруе зур. Зина Иван кызының хезмәте дә югары бәяләнә. Күпсанлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлек значоклары – моңа дәлил. Ул Мәдәният министрлыгының, Бөтенрәсәй Инвалидлар җәмгыятенең Татарстан оешмасы, ветераннарның Төбәкара иҗтимагый оешмасының Республика Советы Президиумының Рәхмәт хатларына лаек була. “Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнә.  

Үрнәк, тырыш, эшчән гаиләдә үскән Илзира, Эльмира, Ленар да хезмәтләрендә мактаулылар, алдынгылык дилбегәсен кулларыннан ычкындырмыйлар. Алты онык, өч оныкчык та әби һәм бабай белән чиксез горурланалар, аларга охшарга тырышалар.   

- Гаиләдә татулык булсын өчен, бер-береңне санлап, аңлашып яшәү, кызган вакытта эндәшмәү кирәк. Тормыш девизыбыз да: “Алга! Алга карап, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорап, рәхмәтле булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәү”, - дип төгәлләде сүзен Зина апа.      

Моннан биш ел элек, алтын туйлары уңаеннан, Якуповларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләгәннәр иде. Бүгенгәчә бер-берсенә яратып багалар, елмаеп дәшәләр һәм ярдәмләшеп, киңәшләшеп гомер итәләр алар. Ихаталары аллы-гөлле гөлчәчәкләргә күмелгән, бакчаларында мул уңыш үсә, ә күңелләре тулы ярату, тормышны, кешеләрне сөю, башкаларны хөрмәтләү аларның. Алдагы гомер бәйрәмнәрен, гаиләнең туйларын парлап үтәргә, һәр аткан таңны сөенеп каршыларга язсын үзләренә.    

 

 

 


Нет комментариев